11.12.2023

Премьера: «Туган көн безгә шатлык китерә» җырына клип!

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «ШАЯН ТВ» балалар каналы «Балачак җыры» бәйгесендә җиңү яулаган җырларны тәкъдим итә!

«Туган көн безгә шатлык китерә» җырына төшерелгән клипның премьерасын рәхим итеп карагыз!

Рәмис Аймәт сүзләре, Луиза Батыр-Болгари көе.
Башкара: «Сәйлән» җыр телевизион фестивале лауреаты Рөстәм Хөсәенов һәм Айзилә Зиннәтуллина.
 

Главная Программа Видео Шортс Поиск