11.12.2023

Транспортта йөрү бәясе арта

Казанда 1 гыйнвардан транспортта йөрү бәясе 42 сумга күтәреләчәк. Банк картасы белән түләгәндә юл йөрү бәясе 38 сум торачак.

Хәзерге вакытта җәмәгать транспорты белән йөрү акчалата түләгәндә 36 сумны, ә картаны кулланганда 35 сумны тәшкил итә.

Юл йөрү бәясен арттыру ягулыкка бәяләр арту, инфляция һәм комплектлаучы детальләрнең кыйммәтләнүе белән бәйле.

 

Главная Программа Видео Шортс Поиск