25.07.2025

Кура җиләге нәрсәсе белән файдалы

Җәй дигәч, кояш, каникуллар һәм, әлбәттә, кура җиләге искә төшә. Аның хуш исле, татлы һәм матур алсу җимешләрен балалар да, бөҗәкләр дә бик ярата.

Кура җиләге турында берничә кызыклы факт әзерләдек:

  1. Кура җиләге – чын «җимеш» түгел. Фәнни яктан караганда, ул – җыелма җимеш. Һәр кечкенә түгәрәкчек – аерым җимеш, һәм алар бергә кушылып, без белгән кура җиләген барлыкка китерә.
  2. Ул урманда да, бакчада да үсә. Кыргый кура җиләге урман кырыйларында, аланнарда очрый. Бакча малинасы исә эре һәм тагын да татлырак була.
  3. Бал кортлары малинаны ярата. Аның чәчәкләреннән бик хуш исле бал чыгаралар.
  4. Кура җиләге С витаминына, файдалы матдәләргә бай. Организмны көчәйтә, салкын тиюдән саклый.
  5. Аны борынгы заманнардан ук белгәннәр, элек-электән дәвалану өчен дә кулланганнар.
  6. Кура җиләген икенче төрле итеп ашарга, боткага салырга, катыкка кушарга яисә варенье кайнатырга мөмкин. Иң мөһиме – ашар алдыннан яхшылап юарга онытма!

Главная Программа Видео Шортс Поиск