22.07.2025
ПРЕМЬЕРА – «Супер МЯУ»
«ШАЯН ТВ»да бүгеннән өр яңа мультсериал «Супер МЯУ»!
Биш песи баласы – арыслан Али, пантера Ния, юлбарыс Бао, барс Вася һәм аның сеңлесе Соня – суперкаһарманнар мәктәбенә йөриләр. Анда алар үзләренең аерым сәләтләрен кулланырга, батыр, шәфкатьле булырга һәм бергәләп эшләргә өйрәнәләр. Ә мәкерле феннек Арнольд сәләтле укучыларны үзенең суперявызлар мәктәбенә алып китәргә тели.Чәршәмбе - җомга көннәре сәгать 11:00 / 19:00 «ШАЯН ТВ»да карамый калма!