12.07.2025
Вакытны туктаткан һөнәр
12 июль – Фотографлар көне
Фотографлар кем соң ул? Алар – вакытны туктата белүче тылсымчылар! Фотоаппарат ярдәмендә алар шатлыклы мизгелләрне – дустыңның елмаюын, яңгыр тамчысын, батутта сикерүне яки песинең игътибарлы карашын тотып калалар!Фотография – ул гади генә рәсем түгел. Ул – чын хикәя. Кайвакыт бер генә фото да зур китаптан күбрәк сөйли ала. Шуңа күрә фотографлар еш кына «күңел белән күрә» диләр.
Дөньяда беренче фотосурәт кайчан ясалган дип уйлыйсыз? Якынча 200 ел элек! Шул вакыттан бирле фотоаппаратлар бик нык үзгәрде: зур һәм авыр җайланмалардан алып хәзерге кесә телефонына кадәр. Хәзер һәр кеше үзен фотограф итеп сынап карый ала.
Курыкмагыз – кулыгызга камера алыгыз да, тирә-юньне төшерегез: табигатьне, дусларыгызны, уенчыкларыгызны, хәтта кызыклы оекбашларыгызны да. Бәлки, нәкъ менә сезнең фотосурәт иҗади юлыгызның башы булыр!
Игътибар: безнең Telegram-каналда фотобәйге бара!
Катнашыгыз, үз күзлегегездән дөньяны ничек күргәнегезне башкаларга да күрсәтегез!