10.06.2025

Туңдырма ашыйбызмы?

Дуслар, бүген бик татлы бәйрәм – Туңдырма көне!


Туңдырма – гади генә десерт түгел, ә чын тәмнәр дөньясы! Ул җиләк-җимешле, шоколадлы, чикләвекле яки искиткеч өстәмәләр белән капланган булырга мөмкин. Бу җәйге эссе көннәрдә туңдырма аеруча булыша! 

12-15 июнь көннәрендә Кремль урамында – туңдырма фестивале узачак! Бу бик шәп яңалык шулаймы?! Беләсегез килсә, анда 100 дән артык туңдырма төрләре булачак! Әлеге тәмле бәйрәмгә син дә бармый калма!


Главная Программа Видео Шортс Поиск