10.06.2025
«Апанай» мәчетендә кунакта
Корбан гаете уңаеннан «Апанай» мәчетендә «ШАЯН ТВ» балалары өчен чара уздырылды: аларга каллиграфия буенча остаханә һәм мәдрәсәдә экскурсия уздырылды.
Мондый чаралар яшь буынга дини тәрбия бирергә, әхлак үстерергә, ислам кыйммәтләрен аңларга булыша.
Бу матур чараны оештырырга булышкан «Апанай» мәчетенә зур рәхмәт!