Кызыклы фактлар 20.10.2026

Акыл теше кайчан чыга?

Мөгаен, син: «Минем бөтен тешләрем дә чыкты!» –  дип уйлыйсың. Әмма бу алай ук түгел. Иң соңгы тешләрне «акыл тешләре» дип атыйлар. Алар хәтта синең әти-әниләреңдә дә булмаска мөмкин...


Алар башка тешләрдән соңрак барлыкка килә  – гадәттә 17 яшьтән соң, ә кайвакыт бөтенләй чыкмый. 

Элек бу тешләр кешеләргә каты ризык чәйнәргә булышкан. Ә бүген аларга кайчак авыз әчендә урын җитми. Шуңа күрә акыл теше акрын үсә яки күрше тешләргә комачаулый ала.

Кызык факт: «акыл теше» дип әйтсәләр дә, а
лар барлыкка килгәч акыл артмый!

Главная Программа Видео Шортс Поиск