Тимәгез минем дуска!
Мәктәпкә барганда да,
Укудан кайтканда да,
Юл буенда бер чыршы
Ала мине гел каршы.
Кечкенә генә булса да,
Кәефемне күтәрә.
Көн дә сәламен биреп,
Күңелне сөендерә.
Яңа еллар алдыннан
Басармын инде сакка.
Әй, кешеләр, ишетегез:
Тимәгез минем дуска!
Шәйхаттарова Әминә, 4 А сыйныфы укучысы
Мәгълумат «Ялкын» сайтыннан алынды http://yalkyn.com/