Яңгыраш. Илһам Шакиров – татар примадоннасы
Ни өчен ул «татар примадоннасы» дип танылган? Хәния Фәрхинең тормыш һәм иҗат юлы белән якыннанрак танышыр өчен без сиңа «ШАЯН ТВ»ның «Яңгыраш» ‒ беренче татар музыкаль подкастының икенче чыгарылышын карарга тәкъдим итәбез.
Бу чыгарылышның кунаклары Башкортстанның атказан артисты Гөлназ Асаева, мультиинструменталист Рәсим Фасихов, яшь җырчы Зәлинә Шакирова. Алып баручылары да бик текә: Руслан Закиров һәм Ислам Вәлиев (Малси Музыка) үзе! Тапшыру музыкаль импровизация белән үрелеп бара, олылар һәм яшьләр үз фикерләре белән бүлешә, Хәния апа белән булган истәлекләрне яңарта, видеоязмалар карый. Подкаст бары тик тере тавыш белән яздырылган, кунакларның синтезатор һәм гитарага кушылып җырлаулары үзәккә уза. Хәния Фәрхи Мәскәүдә текстиль техникумында укыган, Казанга кайтып Тинчурин театрында эшли башлый һәм аннан чыгып китәргә мәҗбүр була... Авыл баласы ничек Бельгиягә барып җитә? Ни өчен Хәния Фәрхи? Яр Чаллы, Мәскәү шәһәрләре аның тормышында нинди роль уйный? Халыкка якын җырчы нинди була? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны сез безнең подкастта таба алачаксыз!