Канал яңалыклары 15.10.2026

Яңгыраш. Илһам Шакиров – халык илһамы

Ә син Илһам Шакировны беләсеңме? Бөек җырчының тормыш һәм иҗат юлы белән якыннанрак танышыр өчен без сиңа «ШАЯН ТВ»ның «Яңгыраш» ‒ беренче татар музыкаль подкастын карарга тәкъдим итәбез.

Бу чыгарылышның кунаклары Татарстанның халык артисты, Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты Әсхәт Хисмәт, аның улы Булат Хисмәт һәм яшь җырчы Әминә Мортазина. Алып баручылары да бик текә: Руслан Закиров һәм Ислам Вәлиев (Малси Музыка) үзе! Тапшыру музыкаль импровизация белән үрелеп бара, олылар һәм яшьләр үз фикерләре белән бүлешә, Илһам абый белән булган истәлекләрне яңарта, видеоязмалар карый. Подкаст бары тик тере тавыш белән яздырылган, кунакларның баянга кушылып җырлаулары үзәккә уза. Илһам Шакиров җырлары «The Beattle’s» төркеме белән илһамланганмы? «Идел буе каеннары» һәм «The Doors» группасының «Hello, I Love You» җыры арасында нинди охшашлык бар? Илһам абый җырларга көй язганмы? Аның нинди фишкалары булган? Ни өчен яшьләр музыкаль конкурсларда җиңәр өчен аның репертуарыннан җырлар сайлый? Әлеге һәм башка сорауларга җавап син «Яңгыраш. Илһам Шакиров – халык илһамы» подкастында таба аласың!

Главная Программа Видео Шортс Поиск