17.01.2019

Җәяү йөрергә яратасыңмы?

Җәяү йөрү бик файдалы. Аның өчен спортзалдан абонемент алырга да, кыйммәтле һәм махсус киемнәр дә алырга кирәкми. Җәяү йөргән вакытта синең организмда бик күп мускуллар эшли, ә бу, әлбәттә,  безнең тәнебез өчен бик яхшы. Ә иң мөһиме акча түләргә кирәкми. Мәсәлән, мәктәп, түгәрәк, театр яисә очрашуга барган вакытта, такси чакыртмыйча,  җәяү барырга уйласаң,  ике куянны бергә тотасың дигән сүз.  Ә син гадәттә кайларга барасың һәм якынча ничә чакрым юл үтәсең?



Источник фотографии:

Главная Программа Видео Шортс Поиск