Популяр яңалыклар 13.05.2026

😳 ТДИ алдыннан тагын бер сынау: тарихтан имтихан булачак

2028 елдан башлап Россиядә 9 нчы сыйныф укучылары тарих фәненнән мәҗбүри телдән имтихан тапшыра башлаячак. Бу хакта Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте.

Әлеге чаралар Төп дәүләт имтиханга кертү өчен үткәреләчәк һәм рус теленнән әңгәмә форматына охшаш булачак дип фаразлана. Аны февраль аенда уздыру планлаштырыла.

Әлегә имтиханның төгәл форматы расланмаган. Биремнәр мәктәп программасына һәм бердәм тарих дәреслекләренә нигезләнеп әзерләнәчәк дип көтелә.

Главная Программа Видео Шортс Поиск