Канал яңалыклары 17.04.2026

«ШАЯН ТВ» Туган тел форумында

Бүген «ШАЯН ТВ» Габдулла Тукайга багышланган Бөтенроссия туган тел форумында катнаша. 🌷

Источник фотографии: ШАЯН ТВ

Бу чара татар телен саклау, аны өйрәнү һәм үстерү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
Форум быел 800дән артык кешене берләштерде: монда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәп директорлары, балалар бакчасы тәрбиячеләре бар.
Чарада без Татарстан Рәисе каршындагы Туган телләр комиссиясе белән берлектә эшләнгән проектларны күрсәттек.
Форумда шулай ук Татарстан Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары Данис Фәнис улы Шакиров һәм Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин катнаштылар.

Главная Программа Видео Шортс Поиск