Кызыклы фактлар 17.07.2026

Бөтендөнья эмодзи көне: хисләрне рәсемнәр белән җиткерик!

17 июльдә Бөтендөнья эмодзи көне билгеләп үтелә. Эмодзилар – безгә хис-кичерешләрне, кәефне һәм фикерләрне сүзсез дә җиткерергә ярдәм итүче кечкенә символлар. 😊 ❤️ 🎉 


📅  Нигә нәкъ 17 июль?
Календарь эмодзиында 📅  күп җайланмаларда нәкъ менә 17 июль көне сурәтләнгән. Шуңа күрә бу дата эмодзилар бәйрәме булып киткән.

🌟  Кызыклы фактлар

✨ Бүген рәсми рәвештә 3900дән артык эмодзи бар.
✨ Ел саен Unicode консорциумы яңаларын раслый.
✨ Дөньяда иң популяр эмодзилар – ❤️ , 😂 , 😊  һәм 👍.
✨ Эмодзилар төрле телләрдә сөйләшүче кешеләргә дә бер-берсен яхшырак аңларга ярдәм итә.

Главная Программа Видео Шортс Поиск