Россия мәктәпләрендә гипоаллерген меню барлыкка килергә мөмкин
Яңа уку елына Россия мәктәпләрендә азык-төлек аллергиясе булган балалар өчен махсус гипоаллерген меню кертү планлаштырыла. Бу хакта Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, белгечләр хәзерге вакытта билгеле бер азык-төлек төрләрен куллана алмаган балалар өчен куркынычсыз һәм баланслы рацион әзерләү өстендә эшли. Яңа меню мәктәптә туклануны аллергияле балалар өчен уңайлырак һәм файдалырак итәргә тиеш.
Роспотребнадзорда проектны яңа уку елы башланганчы тәмамларга ниятлиләр. Әгәр яңалык гамәлгә ашырылса, мәктәпләрдә балаларның сәламәтлек үзенчәлекләрен исәпкә алган туклану мөмкинлекләре киңәячәк.