Казанда татар теле буенча бушлай курслар башлана
10 августтан Казанда татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар башлана. Дәресләр алты атна дәвам итәчәк һәм ике төркемдә узачак: башлап өйрәнүчеләр һәм белемнәрен камилләштерергә теләүчеләр өчен.
Катнашу өчен алдан теркәлү кирәк. Урыннар саны чикләнгән.
Курслар Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.