Канал яңалыклары
31.03.2026
«ШАЯН ТВ»да кунакта — яшь иҗатчылар
Бүген «ШАЯН ТВ» офисында цифрлы иҗат академиясы укучылары кунакта булды.
Алар өчен бина буенча экскурсия үткәрелде, телеканалның эшчәнлеге, балаларга яңа проектлар һәм яңартылган сайт турында сөйләделәр.
Очрашу кызыклы һәм файдалы узды – балалар сораулар бирде һәм медиа дөньясы белән якыннан танышты.