Канал яңалыклары 02.04.2026

«ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ» БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА!

Балагыз телевидениегә эләгеп, барлык туганнарыгызны, дусларыгызны, танышларыгызны шаккаттырасыгыз киләме?! Алайса, бу бәйге нәкъ сезнең өчен!

26 апрель - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел!
Шул уңайдан, сез яратып көткән бәйге оештырабыз! 

Кагыйдәләр:
1. Балагызның шигырь сөйләгәнен видеога яздырыгыз һәм tukayonyklary.pr@mail.ru почтаcына җибәрегез
2. Темада: ничә яшь, исем, фамилия, шигырь исемен һәм авторын языгыз
3. Безгә язылыгыз һәм әлеге постны дусларыгызга җибәрегез!

Популяр сорауларга җаваплар:
Яшь чикләүләре: 10 яшькә кадәр! Барлыгы 3 категория булачак: 2 - 4 яшь; 5 - 7 яшь; 8 - 10 яшь.
Гаризалар 14 нче апрель сәгать 12:00 кадәр кабул ителә!
Төрле авторларның шигырьләре ярый!
Финалистларны каналыбызның сәнгать теркеме сайлый.

Һәр категориядә 3 җиңүче билгеле булачак! Аларга «Тукай оныклары» тапшыруына чакырылу һәм «ШАЯН ТВ»дан истәлекле бүләкләр биреләчәк! 

Главная Программа Видео Шортс Поиск