Кызыклы фактлар 23.11.2026

Карамелька, Коржик һәм Компот Казанда!

Коржик, Карамелька һәм Компот гаиләсе тагын бергә! Бу юлы алар легендар мәчеләр шәһәре – Казанга тукталдылар, чөнки монда элек-электән аларның картәбиләре яшәгән, ди.

🐾 Бауман урамыннан башладылар

Әлбәттә, беренче тукталыш – Бауман урамы һәм Казан песие һәйкәле. Өч песи бронзадан ясалган скульптураны озак карадылар, фотога төштеләр һәм теләкләр теләде:

1)    Бауман урамындагы Казан мәчесе һәйкәленең борынны ышку уңыш, финанс иминлеге китерә һәм йортны саклый. Еллар дәвамында туристлар аның борынны чынлап та ялтырап торганчы ышкыган!

2)    Әлеге песи, аеруча гаилә бәхете, йорт җылысы һәм муллык белән бәйле теләкләрне үтәргә ярдәм итә.

3)    Казан песиенең корсагын сыйпау шулай ук уңыш китерә.

🎭  «Әкият» курчак театры

Карамелька «Әкият» курчак театрына күрде һәм әлеге бинага гашыйк булды. Театр бинасы чын әкият сараена охшаган, шуңа күрә Карамелька анда үзен принцесса итеп хис итте.

💻 Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк

Компот, иң кызыксынучан буларак, Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркны сайлады. Анда ул интерактив стендларны өйрәнде, заманча технологияләрне карады һәм, күрәсең, үзенә робот-ярдәмче җыярга уйлана башлады.

🏒  «Татнефть Арена» һәм «Ак Барс»

Коржик «Татнефть Арена»га – «Ак Барс» хоккей клубы ничек уйнаганын карарга китте. Ул беренче тапкыр чын матч күрде, яраткан командасы өчен «Шайбу!» дип җан атты.

🛍️ Казандагы ЦУМ

Әни мәче ЦУМга – Казанның иң матур заманча бинасына китте. Ул витриналарны өйрәнде, яңа киемнәр карады һәм монда файданы рәхәт белән берләштерде.

🍰 Татар тәм-томнары

Фабрикада кондитер булып эшләүче әти мәче үзенә гастрономик тикшеренү оештырды. Аңа бигрәк тә талкыш каләвә һәм чәкчәк ошады. Ул тәмне, текстураны җентекләп өйрәнде һәм: «Бераз могҗиза өстәсәң, Котополис өчен идеаль десерт килеп чыгар», – дип фаразлады.

Шулай һәрбер песи Казанда үзенә ошаган урын тапты. Аларга киләсе тапкыр кайсы истәлекле урыннарны күрсәтергә?

Главная Программа Видео Шортс Поиск