Канал яңалыклары 17.05.2026

✨ ЯҢА ЧЫГАРЫЛЫШ! «ТӨЙМӘ»дә – «Бәйрәм» ансамбле солистлары!

🎤 «ТӨЙМӘ» тапшыруының яңа кунаклары — «Бәйрәм» фольклор ансамбле солистлары Зәлия Саттарова һәм Динә Зарипова!

Бу чыгарылышта тамашачыларны күтәренке кәеф, күңелле мизгелләр һәм кызыклы ярыш көтә. Җыр-моң, тапкырлык һәм шаян атмосфера берләшкән уенда катнашучылар үзләренең җитезлеген һәм зирәклеген сынаячак.

😍 Кайсы команда җиңүгә ирешер икән? Монысын яңа чыгарылышта белерсез!

📺 «ТӨЙМӘ» тапшыруын «ШАЯН ТВ» каналында карамый калмагыз!

Главная Программа Видео Шортс Поиск