26.08.2021

Туган көнең белән, «ТНВ»!

Бүген Татарстандагы иң зур массакүләм мәгълүмат чарасы – «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең туган көне.
 «Яңа гасыр» медиахолдингы тамашачыларны, тыңлаучыларны актуаль яңалыклар белән таныштыра, танылган шәхесләр турында сөйли, буыннар чылбырын берләштерүдә, татар мәдәниятен саклауда зур роль уйный.
 «Яңа гасыр»ның киң канаты астында беренче «ШАЯН ТВ» татар балалар каналы эшли. «Болгар радиосында» иң матур җырлар яңгырый.

 «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе киләчәктә дә яраткан тамашачысы белән һәрвакыт иҗади үсештә булып, традицияләрне саклап гел алга барсын!
 Туган көнең белән, «ТНВ»! Бәйрәм белән, хөрмәтле хезмәттәшләр!

Главная Программа Видео Шортс Поиск