Популяр яңалыклар 15.07.2026

Татарстанда БДИ нәтиҗәләре рекорд куйды: 100 балл җыючылар һәм медаль ияләре саны артты

Татарстанда 2026 елгы Бердәм дәүләт имтиханнарының йомгаклары чыгарылды. Нәтиҗәләр белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга мөмкин. 

Республика чыгарылыш сыйныф укучылары күпчелек фәннәр буенча Россия буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак нәтиҗәләр күрсәтте, ә 100 балл җыючылар һәм медаль ияләре саны соңгы еллардагы иң югары дәрәҗәгә җитте.


Республикада БДИнең уртача баллары күпчелек фәннәр буенча илкүләм күрсәткечләрдән югары булды. Әдәбият һәм химия буенча аерма аеруча зур — якынча 8 балл. Шулай ук профильле математика (71,2), физика (71,7), инглиз теле (74,2), рус теле (66,6), тарих (61,6), информатика, биология һәм җәмгыять белеме буенча да югары нәтиҗәләр күрсәтелде.
Узган ел белән чагыштырганда профильле математика, физика, информатика һәм биология буенча уртача баллар арткан. Иң зур үсеш физика буенча күзәтелгән.

Быел республикада 100 балл нәтиҗәләре дә рекорд куйды.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 408 чыгарылыш укучысы 460 тапкыр 100 балл алган. Бу — соңгы алты елдагы иң югары күрсәткеч. Ике укучы 300 балл җыйган, ә тагын 48 укучы 200 балл нәтиҗәсенә ирешкән.

Имтиханны яңадан тапшыру мөмкинлегеннән дә күбрәк укучы файдаланган. 8–9 июльдә өстәмә чорда имтиханны 3,2 меңнән артык чыгарылыш укучысы яңадан тапшырган, бу узган ел белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк. 

Медаль ияләре саны да арткан.

Быел мәктәпне кызыл аттестат һәм медаль белән 3,5 меңнән артык чыгарылыш укучысы тәмамлаган. 1,9 меңнән артыгы алтын, ә 1,5 меңнән артыгы көмеш медальгә лаек булган.

Главная Программа Видео Шортс Поиск