13.10.2023

«ТАТАР СҮЗЕ»ндә катнашырга ашыгыгыз!

Дуслар, исегезгә төшерәбез, «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул ителә! Эшләрегезне җибәрегез!

Премиаль фонд саллы - 1500 000 сум.

Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә [email protected] рәсми почтасына юллагыз. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз.

Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

 

Главная Программа Видео Шортс Поиск