24.12.2021

«Тамчы шоу»га 15 яшь!

Бездә бәйрәм! «Тамчы-шоу» тапшыруына 15 ел!

15 ел элек балалар өчен татар телендә эфирга чыгучы беренче интеллектуаль- күңел ачу тапшыруының тарихы башлана. Интеллектуаль батлның беренче чыгарылышында башкалабызның 155 нче һәм 2 гимназия укучылары көч сынаша. Шушы еллар дәвамында “Тамчы-шоу”ның меңгә якын чыгарылышы эфирга чыкты.
Аларда 10 меңнән артык укучы катнашты.

Юбилей уңаеннан тапшыруның иҗат төркеме тамашычылары өчен бүләк - юбилей чыгарылыш әзерләде!

26 декабрь көнне 9:15тә һәм 21:00дә карагыз!

Главная Программа Видео Шортс Поиск