Популяр яңалыклар 21.04.2026

Рособрнадзор БДИ-2026га алып керергә рөхсәт ителгән әйберләр исемлеген чыгарды

Рособрнадзор 2026 елгы Бердәм дәүләт имтиханына (БДИ) үзең белән нәрсә алып булуы турында исемлекне бастырды. 

Катнашучыларга паспорт, кара төстәге ручка, дарулар, ризык һәм бер шешә су алырга рөхсәт ителәчәк.
Идарәнең тәкъдимнәрендә имтихан материалыннан тыш, өстәлдә каралы гель яки капилляр ручка, шәхесне раслаучы документ, шулай ук аерым фәннәр буенча рөхсәт ителгән уку кораллары була алуы әйтелә.
Атап әйткәндә, биология, география һәм химия имтиханнарында программалаштырылмаган калькулятор кулланырга ярый. Математикага белешмә мәгълүматы булмаган сызгыч алып була. Ә физика буенча БДИда сызгыч та, программалаштырылмаган калькулятор да рөхсәт ителә.

Имтихан бирүчеләргә уңышлар теләп калабыз!

Главная Программа Видео Шортс Поиск