24.02.2020
«Союзмультфильм» мультфильмнары татар телендә!
Мәрхәмәтлелек һәм самими шаяру, стиль һәм югары сыйфат — безнең ил мультфильмнарының төп үзенчәлекләре! «ШАЯН ТВ»да дөнья мәдәниятендә зур танылу алган «Союзмультфильм» мультфильмнарын карагыз! Әти-әниләрегезгә дә әйтегез! Балачак мультфильмнарын татар телендә карау аеруча күңелле булыр!