4, 7 һәм 8 майда нинди урамнар буйлап узып булмыйчак?
9 Май парады репетициясе сәбәпле Казан үзәгендә хәрәкәт вакытлыча ябыла. Чикләүләр графигы:
4 һәм 7 майда сәгать 16:00–23:30 арасында Меңьеллык мәйданы, Уң һәм Сул Булак урамнары, шулай ук Профсоюзная һәм Ташаяк урамнарының бер өлеше буйлап узу ябылачак.
8 майда сәгать 18:00дән башлап Меңьеллык мәйданында, Бондаренко, Зур Кызыл урамнарында һәм «Мәңгелек полк» маршруты буенча хәрәкәт тулысынча чикләнәчәк.
Юлларны 10 майда сәгать 03:00дә ачарга вәгъдә итәләр, ә Меңьеллык мәйданын — 10:00да. Шуңа күрә әлеге көннәрдә берәр кая барырга планлаштырсагыз, маршрутны алдан карап кую хәерлерәк.