Канал яңалыклары 21.05.2026

«ШАЯН ТВ» 2нче Татар гимназиясендә кунакта!

Бүген «ШАЯН ТВ» командасы Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче Татар гимназиясе укучылары янына кунакка килде.

Источник фотографии: ШАЯН ТВ

Балаларга телеканалның яңа проектларын тәкъдим иттеләр һәм яңартылган сайт белән таныштырдылар – анда тапшырулар карарга һәм иң соңгы яңалыкларны укырга мөмкин. Очрашу кысаларында мавыктыргыч уеннар, кызыклы сораулар һәм биремнәрдән торган интерактив чаралар үткәрелде.
Очрашу бик җанлы узды – укучылар кунаклар белән теләп аралашты, үзләрен борчыган сорауларны юллады һәм тәэсирләре белән бүлеште.

Әлеге кебек очрашулар балаларга телеканал эшчәнлеген якыннанрак өйрәнергә һәм сөекле тапшыруларның ничек әзерләнүен аңларга булыша 😉


📸 Тулырак фотоотчет

Главная Программа Видео Шортс Поиск