«Рамазан Фест»!
Бүген изге бәйрәм уңаеннан, Казанда «Рамазан Фест» фестивале узды. Чарада татар һөнәрләре һәм милли киемнәрдән торган күргәзмәләр оештырылды, мастер-класслар һәм төрле викториналар үткәрелде.
Биредә «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Каналның төп герое Шаян бәйрәмгә килгән кунакларны сәламләде, алар белән фотога төште, бүләкләр өләште һәм яхшы кәеф бүләк итте!