Канал яңалыклары 30.04.2026

Премьеру – показали. Тарелки – разбили!

Казандагы «Синема 5» кинотеатрында «ШАЯН ТВ» телеканалы һәм «ШАЯН Мультфильм» мультстудиясе яңа проектларын тәкъдим иттеләр.

Источник фотографии: ШАЯН ТВ

Чараның төп вакыйгасы – «Шүрәле оныгы Шүркәй» мультсериалы премьерасы булды. Әлеге проект татар телендә балалар өчен заманча анимация булдыру юнәлешендә әһәмиятле адым булып тора.

Моннан тыш, чарада Татарстандагы беренче вертикаль сериал – «Ну, Кәрим» тәкъдим ителде. Проект мобиль форматка җайлаштырылган һәм яшь аудиториягә юнәлтелгән.

Премьерада мәртәбәле кунаклар – «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминев, Татарстан республикасы дәүләт советы рәисе вазыйфаларын башкаручы, дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов һәм «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев катнаштылар.

Чара кысаларында тамашачыларга проектларның беренче серияләре күрсәтелде, ә иҗат төркеме аларны булдыру процессы турында сөйләде. Кичәнең ахырында кунаклар традицион рәвештә тәлинкәләр ваттылар.

Главная Программа Видео Шортс Поиск