Мәктәп юлы тәмам: 26 майда барлык мәктәпләрдә линейкалар уза
Иртәгә, 26 майда, Татарстанның барлык мәктәпләрендә соңгы кыңгыраулар яңгыраячак.
Республика Россия Мәгариф министрлыгы илнең барлык төбәкләре өчен тәкъдим иткән бердәм көнгә кушыла. Быел тәкъдимнәр буенча, тантаналы линейкалар Дәүләт флагы күтәрү һәм гимн башкару тантанасы белән башланачак. Аерым игътибар күп балалы гаиләләр вәкилләрен хөрмәтләүгә, шулай ук ата-аналарның чыгышларына биреләчәк.
Бәйрәмне үткәрү белән бәйле рәвештә, барлык уку йортларында комплекслы куркынычсызлык таләпләре катгый үтәләчәк, ә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән чыгарылыш укучылары өчен мөмкинлекле мохит оештырылачак. Унберенче сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәләре 27 июньдә узачак.