«Җиңү поезы» безгә ни алып килә?
Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан Горький тимер юлында «Җиңү поезы» яңадан йөри башлый. 29 апрельдә ул Казанга килә, 30 апрельдә – Арчага һәм Әгерҗегә.
Поезд 24 апрельдә Түбән Новгородтан юлга чыга һәм 30га якын станциядә туктала. Һәр тукталыш 40 минут дәвам итә. Казанда поезд 18:45тә, Арчада 8:40та, Әгерҗе-1 станциясендә 18:15тә була.
Составта – ике легендар паровоз, хәрби техникалы алты платформа, кыр ашханәле ике вагон-теплушка һәм сугыш чоры әйберләре күргәзмәсе.