Казанда аллергия сезонының иң кызу чоры көтелә
Киләсе атнада Татарстан башкаласында үләннәр һәм агачлар актив чәчәк ата башлаячак. Аллергия сезоны иң югары ноктасына чыга.
Инде чәчәк аткан зирек һәм чикләвек агачларына каен да кушыла. Язын каен серкәсе аллергиклар өчен иң куркынычларның берсе булып тора.
Серкәгә сизгер кешеләргә алдан саклык чараларын күрү хәерлерәк.