Популяр яңалыклар 11.05.2026

KazanForum вакытында Казан үзәгендә хәрәкәт чикләнәчәк

KazanForum узу сәбәпле, Казанның үзәк урамнарында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.

11–16 май көннәрендә Пушкин, Һади Такташ урамнарында һәм Альберт Камалеев проспектында хәрәкәт өлешчә ябылачак. Шәһәр хакимияте яшәүчеләргә һәм кунакларга маршрутларын алдан планлаштырырга һәм мөмкин булса шәхси транспортта хәрәкәтләнмичә торырга киңәш итә.

«Россия – ислам дөньясы: KazanForum» форумы Казанда 12–17 май көннәрендә үтәчәк. Төп эшлекле программа 14–15 майда «Казан Экспо» мәйданчыгында узачак. Форумда 60 ил һәм Россиянең 20 төбәге вәкилләре катнашачак.

Главная Программа Видео Шортс Поиск