Популяр яңалыклар 16.05.2026

Импровизаторы, Ян Топлес, Клава Кока и Дима Масленников – болар барысы да Казанда VK Fest'та булачаклар!

VK Fest’та Казанда Клава Кока, Дима Масленников, Вики шоу, Импровизаторы, Платон Горохов, Ян Топлес һәм Супер Стас автограф-сессияләр үткәрәчәкләр һәм җанатарлар белән аралашачаклар.

Фестиваль 7 июньдә «Казан» Гаилә үзәге янында узачак. Моңа кадәр фестивальдә чыгыш ясаячак артистларның лайнапы да игълан ителгән иде. VK Fest сәхнәсендә Казанда FEDUK, Дима Масленников, Клава Кока, Татьяна Куртукова, Сироткин төркеме, Ришат Төхвәтуллин, Дора һәм Zivert чыгыш ясаячак.

Музыка һәм инфлюенсерлардан тыш, кунакларны лекцияләр һәм мастер-класслар, бөтен гаилә өчен күңел ачулар һәм үзенчәлекле татар колориты көтә — VK Fest’та төп программадан кала татар сәхнәсе барлыкка киләчәк, анда безнең артистлар чыгыш ясаячак. Фестиваль программасының барлык активлыклары чара башланганчы игълан ителәчәк. 🔥

Билетлар һәм тулырак мәгълүмат – VK Fest'ның рәсми сайтында

Главная Программа Видео Шортс Поиск