Кабан күле яр буе: өченче чиратның яңартылган проекты расланды
Татарстан Шәһәрләр үсеше институты директоры Нәилә Нагуманова Түбән Кабан күле яр буеның яңартылган концепциясен тәкъдим итте.
Халык белән фикер алышканнан соң ландшафтны һәм таллар астындагы ял урыннарын саклап калачаклар. Су өстендәге юлларның бер өлешен ярга күчерәчәкләр, калганнары мәчет, префектура һәм Камал театры күренгән манзара ачачаклар. Су үсемлекләре утыртылачак. Төзекләндерү ике этапта башкарылачак: 2026 ахырына кадәр түбән яр буе, 2027 елда өске променад һәм Мәрҗани урамы яңартылачак.