08.06.2023

«Уйлап табучы Ник» кабат эфирда!

«Уйлап табучы Ник» кабат эфирда! Ник һәм аның гаҗәеп роботлары турында кызыклы вакыйгаларны үз эченә алган гаҗәеп мультсериал!

Ник - уникаль робот - ярдәмчеләрне булдыручы һәм аларны ясалма интеллект белән тәэмин итүче кечкенә талантлы уйлап табучы. Сигез оригиналь робот - Ро, Ми, Мегатонн, Плато, Турбо, Геймер, Пико һәм Р7 - Никның чын дуслары һәм аның маҗараларында катнашучылар да!

Һәр роботның үз функциясе бар. Ә бергә алар - дус һәм күңелле гаилә, зур эшләргә сәләтле һәм акылга сыймаслык ачышлар ясаучы команда!

Мультсериалны дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 08:10 һәм 16:10 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

Главная Программа Видео Шортс Поиск