13.12.2019

Бездә яңа мультфильм!

“ШАЯН ТВ” дусларын яңа мультфильмнар белән сөендерүен дәвам итә! 
14 декабрьдән һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә “Тондар батырлыклары” дип исемләнгән өр-яңа мультфильм эфирга чыга башлый. Батыр гепарт баласы Тондар явыз бүреләр белән көрәшә. Юлында очраган каршылыкларны ул дуслары Лаки исемле ташбака һәм куян Тондак белән бергәләп җиңә! Әле башка хайваннарга да ярдәм итәләр. Ә бүреләр нинди явызлыклар эшли икән? “Тондар батырлыклары” мультфильмын карап белерсез!

Главная Программа Видео Шортс Поиск