19.01.2021
Мастер-класс!
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Педагогика фәннәре кандидаты Илсөяр Илдүс кызы Шиһапова бүген «ШАЯН ТВ» каналы хезмәткәрләре өчен мастер-класс үткәрде. Лекция кысыларында сәхнә һәм телевидение теле белгече орфоэпия кагыйдәләрен аңлатты, файдалы лайфхаклар белән уртаклашты, сорауларга җавап бирде.