27.10.2023

«ТАТАР СҮЗЕ» яңалыклары

30 октябрь, дүшәмбе көнне «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында баручы «Манзара» тапшыруында кунакта булачак. Әңгәмә - «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе хакында.

Иртәнге 6:00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» каналында карамый калма!

00.jpg  

Исегезгә төшерәбез, «ТАТАР СҮЗЕ» дүртенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул ителә! Видеоларыгызны җибәрегез!

Премиаль фонд саллы - 1500 000 сум.

Үзегезгә туры килгән номинацияне сайлагыз һәм чыгышыгызны видеога төшереп, анкета белән бергә [email protected] рәсми почтасына юллагыз. Сораулар буенча 8(917)391-07-87 WhatsApp номерына яза аласыз.

Гаризалар 2023 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат shayantv.ru һәм tnv.ru сайтларында.

 

 

Главная Программа Видео Шортс Поиск