VK Fest Казанда: локаль сәхнәдә кемнәр «яктыртачак»
VK Fest оештыручылары Казанда татар сәхнәсендә чыгыш ясаячак артистларның исемнәрен ачты.
Быел локаль мәйданда Марат Яруллин, DJ Сөләйман, Хижина Музыканта, Il’giz: Malsi Music, «Дышать», Defne, Beku һәм Gauga чыгыш ясаячак.
Фестиваль үзе 7 июнь көнне «Казан» Гаилә үзәге янында уза. Төп сәхнәдә FEDUK, Клава Кока, Дора, Zivert, «Сироткин», Ришат Төхфәтуллин, Татьяна Куртукова һәм Дима Масленников уйнаячак. Шулай ук кунакларны Клава Кока, Дима Масленников, Вики Шоу, «Импровизаторы», Платон Горохов, Ян Топлес һәм Супер Стас белән автограф-сессияләр һәм иҗади очрашулар көтә.
Источник фото: VK