28.09.2023

Казанның 184 гимназиясендә «Балачак җыры» концерты узды!

«ШАЯН ТВ» каналы үзенең сәләтле балалары белән берлектә нәни дусларының күңелен яулавын дәвам итә һәм балалар өчен өр-яңа җырлар белән сөендерә! Бүген исә чираттагы «Балачак җыры» концерты Казанның М.И. Мәхмүтова исемендәге 184 гимназиясендә узды. Гадәттәгечә, тамашачыларыбыз бик җылы итеп каршы алдылар һәм кайнар алкышларга күмделәр.

84c72a22-dbcc-416a-b685-4b9879227939.jpg

Концертны карарга башкаланың мәктәп-гимназия укучылары җыелды. «Сәйлән» фестивале йолдызлары исә «Балачак җыры» бәйгесенең популяр хитларын башкарып, тамашачыларның күңелен күрделәр. «ШАЯН ТВ» каналының төп геройлары да балаларны сөендерде: шаярдылар, көлделәр, фотога төштеләр, иң активларга бүләкләр өләштеләр.

Бер сулышта узды әлеге бәйрәм! Күтәренке кәеф, шаяру-көлүләр белән югары масштабта үтте! Тамашачыларыбыз да канәгать калды!

910fe0ad-6a0e-4eee-b525-c135abe674d6.jpg

Исегезгә төшерәбез, әлеге чаралар Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә оештырыла.

 

Источник фотографии:

Главная Программа Видео Шортс Поиск