Популяр яңалыклар 09.06.2026

Клава Кока гөбәдия турында нәрсә әйтте?

Популяр җырчы Клава Кока VK Fest фестивалендә яшь хәбәрчеләр белән аралашканда татар милли ашларының иң танылган ризыкларының берсе булган гөбәдияне әле дә татып карамавын әйткән. Артист сүзләренчә, ул Татарстан кухнясының кайбер ризыклары белән таныш инде, әмма гөбәдияне әлегә ашап карарга өлгермәгән. Гөбәдия татар милли кухнясының символларының берсе булып санала. Бу бәйрәм бәлеше гадәттә дөге, корт, йомырка, кипкән җиләк-җимешләр белән әзерләнә. Бәлки, фестивальдән соң Клава Кока да бу танылган татар ризыгы белән танышып өлгерер, ә интервью кадрларын безнең социаль челтәрләргә күрергә мөмкин!

Главная Программа Видео Шортс Поиск