🌟 Гүзәлия яшь эрудитларга каршы: кем кемне?
Эфирда – интеллектуаль көрәш!
«2к1» тапшыруының яңа чыгарылышында яңадан ике команда очраша: ике шаян һәм зирәк бала бер тәҗрибәле белгечкә каршы. Балаларның тапкырлыгы көндәшен узып китәргә җитәрме, әллә өлкән кеше хәйләкәррәк булырмы?
Катнашучылар өчен сынауларны алыштыргысыз алып баручы Гөлия Вәлиәхмәтова әзерләгән, ә бу юлы кунакта – талантлы һәм якты йолдыз, җырчы Гүзәлия. Тамашачыларны музыкаль тәнәфесләр, көтелмәгән сораулар һәм күтәренке кәеф көтә.
📺 Бергәләп карыйбыз!