Популяр яңалыклар 12.05.2026

«KazanForum» катнашучы илләр саны буенча рекорд куя

12–17 май көннәрендә Татарстанда узачак «КазанФорум» халыкара икътисади форумына дөньяның 103 иленнән вәкилләр килүе көтелә.

Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе һәм форумның оештыру комитеты рәисе Талия Миңнуллина хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, быелгы форум катнашучы илләр саны буенча рекордлы булачак.

Чара кунаклары арасында Таҗикстан Премьер-министры Кохир Расулзода, Мисыр һәм Малиның сәнәгать министрлары Камель әл-Вазир белән Мусса Алассан Диалло да бар. Шулай ук Ливиянең нефть һәм газ министры Халифа Раджаб Абдулсадекның килүе расланган.

Моннан тыш, Пакистан делегациясе дә министрлар дәрәҗәсендә катнашачак. Форум кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика министрлыклары вәкилләре белән рәсми очрашулар үткәрү планлаштырыла.

Главная Программа Видео Шортс Поиск