05.07.2019

Мәдәнияте көннәре

Бүгеннән Мәскәүдә  Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре башланды. 

Әлеге чара, Татарстан Республикасы делегациясе тарафыннан, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куюдан башланды.

Хәзерге вакытта «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары һәм җитәкчеләре кайда дип уйлыйсыз? 

Нәкъ шулай. Алар Мәскәүдә. Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәрендә катнашалар.

Уңышлар аларга. Ә сез, Мәскәүдә булсагыз, Шаяннар янына килеп, сәлам әйтмичә китмәгез.

Главная Программа Видео Шортс Поиск