Кызыклы фактлар 01.05.2026

Балалар 1 майны ничек каршы ала

Татарстанның кайбер районнарында 1 май көненә кагылышлы үзенчәлекле йола бар — балалар авыл буйлап йөриләр, һәр өйгә кереп, "тәмлүшкәләр" һәм йомырка җыялар. Бу бәйрәм «Күкәй бәйрәме» дип атала.

Источник фотографии: ШАЯН ТВ

Бәйрәмнең тамырлары бик борынгы заманнарга барып тоташа. Гадәттә аны язгы кыр эшләреннән соң үткәргәннәр. Балалар да йомырка җыйганнар, ә аннары берничәсен мул уңыш булсын өчен җиргә күмгәннәр.
Иртә баштан ук балалар урамга чыгалар, авылдашларын бәйрәм белән котлыйлар һәм күчтәнәчләр җыялар. Бу көнне авылда аеруча шатлыклы мохит хөкем сөрә — көлү, куаныч һәм күңелле кәеф.

Мәсәлән, бүген Байлар Сабасында, 9 Май урамында, балалар, бу традицияне саклап, "тәмлүшкәләр" җыярга чыктылар.

Главная Программа Видео Шортс Поиск