17.07.2019

Җәйге сынамышлар

Җәйнең нәкъ уртасын да узып барабыз, дуслар. Җәйге каникулның да экваторы үтте. Шуңа күрә һәр мизгелдән тәм табып калырга ашыгыгыз. Җәйнең нинди булуына карап, без көз я кыш айларының ничек узачагын белә алабыз. Бу очракта сынамышлар ярдәмгә килә.
Мул җиләк уңышы - салкын кышка.
Июль уртасында агачта сары яфраклар күренә башласа, көз иртә килер. 
Төнге чык озак вакыт кипмәсә, яшенле яңгыр явар. 
Яңгырлы җәй исә, карлы кыш киләсен искәртә.
Песнәкләрнең комда юынуы - яңгырга, ә күгәрченнәрнең гөрләшүе -  җылы, кояшлы көнгә.


Ә сез җәйгә бәйле нинди сынамышларны беләсез? 

Источник фотографии:

Главная Программа Видео Шортс Поиск