24.06.2020

Кызыклы фактлар

Сезнең ничек җиләк яратканыгызны беләбез. Шуңа күрә җиләк турында берничә кызыклы факт әзерләдек. Җиләк җыйганда әниегезгә, дусларыгызга да сөйләрсез!

  • Җир җиләге – орлыкларын эчендә саклый торган бердәнбер җиләк. 
  • Бер җиләктә якынча 200 орлык бар.
  • Дөньядагы иң эре җиләк 250 грамм авырлыкта булган. Диаметры 30 сантиметрга җиткән.
  • Иң күп бакча җиләге АКШта үстерелә. Калифорния штатында гына ел саен миллиард тоннадан артык уңыш җыеп алалар.
  • Халык медицинасында җиләкне баш авыртканда ашарга кушалар, чөнки аның составында аспириндагы матдәләр бар.
  • Баллы булуына карамастан, җиләктә шикәр лимонга караганда азрак. 
  • Җиләкне даими ашау тешләрне агартырга ярдәм итә.
  • 18 гасырда ананас белән җиләктән гибрид ак җиләк ясала, ләкин әлеге сорт безнең көннәргә кадәр сакланмый. 

Главная Программа Видео Шортс Поиск